Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән законнардагы үзгәрешләргә аңлатма бирде. Кабул ителгән яңалыклар ККК транспортлау һәм тармакның инфраструктура базарында конкурентлы мохитне үстерүгә, төбәк операторлары эшен тотрыклы итүгә, ККК белән эш итү тармагының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга кагыла.
Үзгәрешләр белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3353003_enc_172316.pdf