Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 24 нче утырышында катнашучылар 16 мәсьәләне карадылар.
Идарә әгъзалары карары буенча Казан, Чаллы һәм Түбән Камада торак йортлар һәм торак булмаган биналар төзелеше объектларын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләнде.
Өстенлекле проектлар арасында – социаль әһәмиятлеләр – «Намуссыз төзүчеләр эшчәнлегеннән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фондының «Казан ш., Рауис Гәрәев ур. адресы буенча торак йорт ёщм Чаллы шәһәрендә «Терра Парк» ҖЧҖ Красный Ключ поселогында балалар бакчасы, 5 катлы торак һәм индивидуаль йортлар төзелеше».
Барлык төзелгән объектлар да «Водоканал» МУП, «Челныводоканал» ҖЧҖ, «Суүткәргеч-канализация энергетика хуҗалыгы» АҖ үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтырылачак.