Казанда август азагында булып узган «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» IV фәнни-гамәли конференциясендә «ФЭО» федераль дәүләт унитар предприятиесенең I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итүнең федераль схемасын исәпкә алу, аналитика һәм модельләштерү идарәсе башлыгы Наталья Кривенко калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор эшчәнлеген тормышка ашыру буенча доклад белән чыгыш ясады.
Спикер искәрткәнчә, 2022 елның 1 мартыннан сәнәгый куркыныч калдыклар белән эш итү системасы кискен үзгәрде. I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итүне контрольдә тоту максатыннан, «ОПВК» ФДМС цифрлы платформасы эшли башлады. «Шул рәвешле, – федераль оператор вәкиле сүзләренә караганда, – «ачык тәрәзә» принцибы буенча калдыклар барлыкка килгәннән алып эшкәртү объектларына тапшырылганчы чылбыр билгеләнде. Параллель рәвештә Россиянең сәнәгать предприятиеләре калдыкларын икенчел продуктларга эшкәртү буенча җитештерү-логистика инфраструктурасы төзелде».
Н.Кривенко сүзләренә караганда, «ОПВК» ФДМС – универсаль система, аның ярдәмендә калдыкларны барлыкка китерүчеләрнең барысы да, ташучылар һәм эшкәртүчеләр ачык һәм аңлаешлы мөнәсәбәтләр системасын ала. Цифрлы платформаның мөһим плюслары – табигатьне саклау законнарын бозу нәтиҗәсендә эшлекле абруйны югалту куркынычын бетерү.
Федераль спикер докладыннан чыгып, хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерүләр узучы системада Россиянең 85 төбәгеннән 40720 кулланучы теркәлгән, шуларның 22120 – калдык барлыкка китерүче, 1660 – калдыклар ташучы, 7650 килешү төзелгән.
Доклад презентациясе белән монда танышырга мөмкин