Татарстан Республикасы көне белән котлау!

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итә!

Безнең республика озак вакытлар дәвамында Россия төбәкләре арасында күп кенә – икътисадый, социаль, җитештерү күрсәткечләре буенча алдынгы урында тора. Татарстанда сәнәгать, энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар, транспорт өлкәсе үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган.

Бу көн безнең ата-бабаларыбызны – Татарстанның данлыклы хезмәтчәннәрен искә алу,  катлаулы совет чорында төзелгән коммуналь инфраструктура чыганаклары һәм объектлары өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен тагын бер форсат. Бүген без дә, замандашларыбыз да төзекләндерелгән, технологик яктан алга киткән дөньяда үсеш алган инфраструктура челтәре белән яшәсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләр вакыт килеп җитте.

Татарстан Республикасы көне тарихка безнең төбәк үсеше контурларын билгеләүче мөһим вакыйга буларак кереп калды. Республика елдан-ел үсешенең яңа баскычына күтәрелә. Без Татарстанның – киләчәккә омтылуы, дөньяда танылуы, ә аның башкаласы Казанның яңа рәсми титуллар һәм исемнәр яулавы белән горурланабыз.

Безнең уртак бәйрәмебез белән котлап, татарстанлыларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм Татарстан Республикасы гражданнарының тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча җаваплы миссияне үтәүдә яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International