Төбәк операторлары дискуссия мәйданчыгында очраштылар

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

«Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә» IV фәнни-гамәли конференциясенең соңгы этабы төбәк операторларының «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаны үтүнең төбәк тәҗрибәсе» дискуссион мәйданчыгында аралашуы булды.

Коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә үз тәҗрибәләре белән әлеге төбәк операторлары уртаклашты: «Региональ оператор» ИК ҖЧҖ, «ГРИНТА» ҖЧҖ, «Торг-Комс» ДК, «Спецавтохозяйство» ҖЧҖ, «ПЭК» ҖЧҖ. Компанияләр Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Удмуртия территориясендә эшчәнлек алып бара.

Презентация белән чыгыш ясаганда, дискуссион мәйданчыкта катнашучылар калдыклар белән эш итү тармагы өчен махсус техника һәм җиһазларга кагылышлы мәсьәләләрне яктырттылар, шулай ук Удмуртия Республикасы һәм Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре территорияләрендә ККК белән эш итү эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Доклад белән чыгыш ясаучы Мәскәү өлкәсе төбәк операторлары коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проектлар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International