«Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» IV фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында узган Россия Федерациясе субъектларында җайга салу органнары җитәкчеләренең эш киңәшмәсеннән башланды. Киңәшмәдә катнашучылар тарифларны җайга салуның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар, электр-җылылык энергетикасы, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, ККК белән эш итү өлкәсендә тариф сәясәтен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.