24 август көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында күрше өлкәләрдән килгән коллегалар белән киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Киров һәм Ульяновск өлкәләре хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую кысаларында узды. Очрашуның максаты – инвестицион программаларны тикшереп тору мәсьәләләре өлешендә тәҗрибә уртаклашу.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов, ведомствоның структур бүлекчәләре башлыклары, кунаклардан - Киров өлкәсе Тарифлар буенча төбәк хезмәте җитәкчесе урынбасары Николай Мальков, Киров өлкәсе Тарифлар буенча региональ хезмәт бүлеге башлыгы Наталья Юдинцева, Ульяновск өлкәсе Бәяләр һәм тарифлар буенча агентлыгының торак-коммуналь хуҗалыкны җайга салу бүлеге башлыгы Марина Башаева, «Ульяновск өлкәсенең җайга салынулы оешмалары эшчәнлеген мониторинглау үзәге» ДКУ директоры Сергей Першенков катнашты.
Очрашуда коллегалар җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларын тормышка ашыруны контрольдә тоту тәҗрибәсе, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, ККК өлкәләрендә тариф куюның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар.