ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта катнашучылар җиде мәсьәләне карады.

Аерым алганда, «Гражданнарга, идарәче оешмаларга, торак милекчеләре ширкәтләренә, торак, торак-төзелеш кооперативларына яисә Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның торакка ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында төзелгән башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативларына сатыла торган күмергә иң чик максималь ваклап сату бәясен билгеләү турында» 2008 елның 19 декабрендәге 9-1/нпс номерлы карарын үз көчен югалткан дип тану карары кабул ителде. Карар күмер сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның җайга салына торган эшчәнлек төрен башкаруны туктатуы сәбәпле юкка чыгарылды.

Моннан тыш, идарә Саба, Әгерҗе, Актаныш, Теләче, Балык Бистәсе муниципаль районнарында шәһәр яны элемтәсендә даими йөртә торган муниципаль маршрутлар буенча автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга максималь тарифлар билгеләде.

Районнарның башкарма комитетлары тарифларны билгеләү өчен җайга салу органына беренче тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Муниципалитетларның тариф гаризаларын өйрәнеп һәм пассажирлар йөртүчеләрнең икътисадый нигезләнгән чыгымнарын анализлап, Дәүләт комитеты тарифларны 2 сум./пассажир/км дәрәҗәсендә билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International