23 августта Татарстанның Мамадыш районында «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторының чүп-чар төяү станциясен ачу тантанасы булды. Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Гринта» компаниясе генераль директоры Светлана Ярлыченко катнашты.
Мондый станция – Татарстанда беренче. Станция төзелеше каты көнкүреш калдыклары белән эш итү инфраструктурасын үстерү программасы кысаларында бара. Агымдагы елда компания планнарында тагын өч шундый объект - республиканың Актаныш, Нурлат һәм Әгерҗе районнарында да эшли башлаячак.
«Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко сүзләренә караганда, станция ачылгач, калдыкларны 50 чакрымга транспортлау зарурлыгы кими, чүп ташучы аларны әлеге станциягә алып киләчәк, ә станциядән калдыкларны махсус техника белән каты көнкүреш калдыклары полигонына озатачаклар. Мамадыш районында станциянең куәте елына 30 мең тонна чүп-чар тәшкил итәчәк.
Чара кунаклары алдында чыгыш ясаганда, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев болай диде: «ККК реформасы дәвам итә. Әле берничә ел элек кенә Чаллы трассасы буенда Мамадыш районы чүп-чарыннан ямьсез исле төтен чыгып тора иде. Бүген хәл яхшырды, контейнер мәйданчыклары барлыкка килде, күпкә чистарак булды. Чүп-чар төяү станциясе чүп-чарның юлда булган вакытын киметергә, димәк, экологик хәлне яхшыртырга һәм транспортлауга киткән чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге объектны төзү коммуналь хезмәтләр өчен вакытында һәм тулы күләмдә түләүче кешеләр ярдәмендә мөмкин булды. Безнең балалар һәм оныклар безгә яңа заманча инфраструктура булдырган өчен «рәхмәт» әйтәчәкләр».