2022 елның 25-26 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» IV фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
Конференция ел саен үткәрелә торган дискуссия мәйданчыгы булып тора, анда тармак вәкилләре һәм Россия Федерациясе субъектларыннан җайга салучылар каты коммуналь калдыклар реформасының көнүзәк мәсьәләләре, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә закон чыгару инициативалары һәм суд практикасы турында фикер алышалар.
Традиция буенча чаралар өч форматта узачак: пленар сессия, ККК өлкәсендә тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу буенча стратегик сессияләр, Open Ѕрасе. Төп игътибар төбәкләр тәҗрибәсенә юнәлдереләчәк: региональ операторлар эшчәнлеге, инвестицион программаларны гамәлгә ашыру, ТКХ өчен түләүләр җыю һ.б.
Конференциянең чакырылган спикерлары һәм экспертлары: