Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2022 елның 12 августы, җомга

2022 елның 27-28 октябрендә Мәскәүдә «Коммуналь хуҗалык реформасы: тармакта тарифларны җайга салу» дигән XV Бөтенроссия гамәли семинары булачак.

Чараның максаты:

  • 2022 елда коммуналь тармак эшенә йомгак ясау
  • 2023 елда закон чыгару базасына планлаштырылган яңалыклар турында фикер алышу
  • Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өчен бизнес-чишелешләрне планлаштыру һәм эзләү 
  • Интерактив укыту форматлары һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның эш үзенчәлекләре
  • Россия Федерациясе регионнарыннан килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу
  • Коммуналь өлкә профессионалларының квалификациясен күтәрү

Семинар программасында:
 

  • Коммуналь хуҗалык 2022: яңалыклар һәм нәтиҗәләр
  • 2022 елда ТКХ тарифлары: җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу оешмаларының актуаль мәсьәләләре
  • Челтәрләргә технологик тоташтыру
  • «Сорау-җавап» сессиясе

 Чыгышка чакырылачак:
 

  • Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре
  • Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре
  • Россия Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу берләшмәсе вәкилләре
  • Тармакның эксперт-практикалары

Тулырак мәгълүмат:  8 (800)200-11-81

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International