Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тариф комиссиясе эше дәвам итә. Бүген Дәүләт комитеты рәисе урынбасары С.В. Павлов җитәкчелегендә комиссия җайга салынучы оешмалар белән җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларның беренчел исәпләмәләре турында фикер алышты. «Альтехносервис» ҖЧҖ, «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ, «Теплокоминвест» ҖЧҖ, «Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе», «В.И. Шимко исемендәге радиоэлектроника» ФҖБ» АҖ өчен тарифлар исәпләнде.
Исәпләмәләр җайга салучы орган тарафыннан тариф тәкъдимнәренә экспертиза нигезендә тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле булуына һәм аларны исәпләү параметрларын билгеләүнең төгәллегенә нигезләнеп башкарылган. Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.