«Челныводоканал» - инвестпрограммаларны тормышка ашыру алдынгыларының берсе

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

2 август көнне Чаллы шәһәре Башкарма комитетында узган ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең «Коммуналь өлкәдә җайга салынулы оешмаларның инвестицион эшчәнлеге» темасына күчмә утырышы кысаларында, делегация җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларына кертелгән объектларда булдылар. Алар арасында - «Челныводоканал» ҖЧҖ эре предприятиесе. Коллегиядә катнашучылар предприятиенең чистарту корылмаларында һәм су чистарту станциясендә булдылар.

Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бүген Татарстанда нәкъ менә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсе инвестицияләргә мохтаҗ, дип ассызыклады.

Хәзерге вакытта «Челныводоканал»  – шәһәрне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә югары технологияле инженер корылмалары комплексына ия булган компания, республикада һәм Россиядә үз тармагында әйдәп баручы предприятиеләр рәтенә керә.

Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина сөйләгәнчә, «Челныводоканал»  ҖЧҖ 2021 елда инвестицион программа кысаларында су белән тәэмин итү өлкәсендә 94 млн сумлык 40 чара һәм ташландык су агызу буенча 131 млн сумлык 36 чара үтәгән. Предприятиенең инвестиция эшчәнлеге Чаллы шәһәрен үстерүгә юнәлдерелгән. Гамәлгә ашырылган чаралар нәтиҗәсендә, компанияләр су бүлү буенча тарифларның оптималь дәрәҗәсенә ирешә алган.

Коллегиядә чыгыш ясап,  «Челныводоканал» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Гаврилов катнашучыларга узган ел өчен инвестицион программаны үтәү нәтиҗәләрен җиткерде. Аның мәгълүматларына караганда, предприятиенең суүткәргеч челтәрләренең авариялелеге километрга 0, 26 берәмлек тәшкил итә, торбаүткәргечләрнең тузуы – 48%, шулай ук су алу җайланмаларының да 67% өлеше таушалган, суны чистарту челтәрләренең – 75%, суны транспортлау системасының – 63%, ташландык су агызу челтәренең 77% тузган.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.Груничев хезмәттәшләренә предприятиенең муниципалитетларга аренда шартнамәләре буенча түли торган яңартылган чаралар юнәлеше турында компаниянең генераль директоры тәкъдимен кертүне йөкләде. «Сумма елына 20 млн сум тәшкил итә, шул ук вакытта аренда түләве тариф карарына салына һәм факт буенча кулланучылар тарафыннан түләнә», – диде В.Гаврилов.

Узган елның хисап чорындагы төп чараларның берсе: 19,2 млн сумлык 1,5 км. корыч суүткәргечләрне санацияләү, 8,1 млн сумлык проект буенча насос агрегатларының энергияне сак тоту системасын реконструкцияләү, насос җитештерүчәнлеген 4,5 млн сумга алмаштыру.

Гомуми органик углеродны анализатор эшендә куллану эчә торган суның сыйфатына ярдәм итәргә һәм су әзерләү процессын оператив рәвештә идарә итәргә мөмкинлек биргән.

Шулай ук «Челныводоканал» ҖЧҖ инветпрограмма нигезендә эксплуатацияләүнең норматив срогын эшләгән җиһазларны алыштыру гамәлгә ашырылган.

Инвестицион эшчәнлекне гамәлгә ашыруга рациональ якын килү нәтиҗәсендә, предприятие республика һәм тулаем ил буенча югалтуларның иң түбән дәрәҗәсенә – 7% ирешә алган.

2022 елда «Челныводоканал» ҖЧҖ су белән тәэмин итү буенча 33,2 млн сумлык 5 чара башкарылачак, ташландык су агызу буенча – 51,3 млн сумлык 3 чара.

«Безнең төп бурыч Чаллы халкының тормышын уңайлырак итү, һәм без алга таба моның өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез», – дип тәмамлады үзенең чыгышын Владислав Гаврилов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International