ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Авторитет» транспорт компаниясе» ҖЧҖ (Зәй шәһәре) мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү чыгарды.
Бәяләрне һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә төбәк дәүләт контроле барышында күзәтчелек органына транспорт компаниясенең Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән расланмыйча гына пассажирлар ташу белән шөгыльләнүе турында мәгълүматлар килде.
Ведомство карары белән билгеләнгән чик тарифлар 2021 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булган.
Әлеге факт буенча ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җәмгыятькә кисәтү белдерде һәм эшчәнлекнең җайга салынулы төре буенча законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча чаралар күрергә кушты.
2022 елның 26 сентябренә кадәр «Авторитет» транспорт компаниясе» ҖЧҖ күзәтчелек органына кисәтүнең үтәлеше турында хәбәр тапшырырга тиеш.