2 августта Чаллы шәһәре Башкарма комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген карау буенча штабның киңәйтелгән күчмә утырышы булды.
Чара башында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Шәһәр һәм районнар территориясеннән каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүнең сыйфат проблемасы бүгенге көнгә кадәр республиканың күп кешеләрен борчый. Әлбәттә, һәр кешенең чиста урында яшәү теләге бәхәссез, һәм Татарстанда бу юнәлештә зур күләмдә эш алып барыла. Бүген без каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының берсенең эшчәнлеге нәтиҗәләрен карыйбыз».
«Татэнергосбыт» АҖ Чаллы филиалы җитәкчесе Рөстәм Габидуллин ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен түләүләр җыю турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, тулаем алганда, Татарстан буенча июль ае өчен хезмәтләр өчен түләү дәрәҗәсе — каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүләрнең 82,4%. «Гринта» төбәк операторы эшчәнлеге зонасында түләү дәрәҗәсе 93,7% тәшкил иткән, ә «ПЖКХ» ИК карый торган республиканың көнбатыш зонасы районнарында — 72,4%.
Р.Габидуллин мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Әлки, Лаеш һәм Теләче районнарында яшәүчеләр, төбәк операторы кушуы буенча, июнь аенда түләүләрне яңадан исәпләү белән бәйле рәвештә, тоткарлыйлар. «Кешеләр әлегә вәзгыятьне тикшерә, тоткарлыклар бара, ә бу 4,5 мең шәхси счет», – дип билгеләп үтте «Татэнергосбыт» вәкиле.
Дәүләт комитеты рәисе районнар буенча җыемны республика буенча уртача күрсәткечләргә «җиткерергә» кирәк, диде. «Мондый очракларда түләүләрне вакытында киметергә һәм саннарның критик зонага туры килүен көтмәскә кирәк», – диде А. Груничев. Шулай ук ул төбәк операторына бер атна эчендә әлеге проблеманы массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртырга тәкъдим итте.
ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Р.И.Низамиев гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, системага даими рәвештә чүпне вакытында чыгармау буенча күп санлы шикаятьләр килә. «Калдыклар, күзәтчелек органнары эшкә тыкшынганчыга кадәр, ике айга кадәр чыгарылмый», – диде Дәүләт инспекциясе башлыгы. Аның сүзләренә караганда, 2022 елда 150 шундый шикаять Казан халкыннан килгән, лаешлылардан – 57, әлмәтлеләрдән – 40, алабугалылардан 18 хәбәр алынган.
«Коммуналь калдыкларның җирлекләрдән чыгарылуы миндә канәгатьсезлек тудыра. Мин, мәсәлән, әти-әниемә килгәч, урамнарда һәр тапкыр чүп-чар өемен күрәм», – дип билгеләде ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А. Груничев. Ул шулай ук Түбән Кама шәһәренең каты көнкүреш калдыклары полигоны торышына карата да канәгатьсезлек белдерде.
Светлана Ярлыченко үз чыгышында билгеләп үткәнчә, агымдагы елда «Халык контроле»нә төбәк операторы гамәлләренә килгән шикаятьләр саны 2,1 тапкырга кимегән. 2021 елда елның беренче яртысында – 184, 2022 елда 88 шикаять урнаштырылган булган. Ширкәтнең генераль директоры сөйләвенчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе ККК карамый торган үсемлек һәм төзелеш чүп-чарын чыгаруга кагыла. Проблеманың сәбәбен «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры чүп ташучы машиналарга керү юллары булмау белән аңлатты. Ишегалларында калдырылган автомобильләр аркасында, чүп-чар җыю техникасы чүп-чар өю урыннарына килә алмый. Контейнер мәйданчыклары булмау да проблеманы көчәйтә.
Хәзерге вакытта «Гринта» компаниясе 23 муниципаль районга хезмәт күрсәтә, анда 2 млн. кеше яши һәм 53 мең юридик зат бар. 2022 ел ахырына кадәр төбәк операторы Татарстанның Мамадыш, Актаныш, Нурлат һәм Әгерҗе районнарында барлыкка киләчәк дүрт чүп-чар төяү станциясен (МПС) эшләтеп җибәрергә планлаштыра.
Беренче чүп-чар төяү станциясе агымдагы елның августында Мамадыш районында эшли башлаячак.
Штаб утырышын «ПЭК» ҖЧҖ идарәчесе Рудель Сәфәров дәвам итте. Ул Чаллы шәһәре территориясендә каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм күмү буенча технологик процесс турында сөйләде.
Бүгенге көндә Идел буе экологик компаниясе – калдыклар белән эш итүнең барлык этапларын: калдыкларны җыю һәм чыгарудан алып сортировкага кадәр, икенчел ресурсларны тормышка ашыру һәм утильләштереп булмаган компонентларны күмү этапларын башкаручы күп профильле предприятие. 23 елдан артык «ПЭК» Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә комплекслы хезмәт күрсәтүне оештыру белән шөгыльләнә.
Хәзерге вакытта компания Чаллы шәһәрендәге ЭкоТехноПаркка хезмәт күрсәтә. Анда, 14 га мәйданда 12 резидент эшли. Предприятиеләр 6485 куб. м мәйданда җитештерү һәм склад бүлмәләрендә калдыкларны эшкәртү, нефтьле калдыкларны эшкәртү, кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү һәм эшкәртү буенча хезмәтләр күрсәтәләр. Биредә шулай ук оешмалар калдыкларны җылылык энергиясе эшләп чыгару, I –V класслы куркыныч калдыкларын җыю, ташу, сортлау һәм утильләштерү өчен чималга әверелдерү белән шөгыльләнәләр.
2022 елда компания каты көнкүреш калдыклары полигонының чикләрен киңәйтергә, 3 нче чиратны оештыру өчен 40 га исәбеннән өстәмә 10 га мәйдан бүлеп бирергә планлаштыра (бюджет 300 млн.сум). Полигонны киңәйтү тарифына инвестиция өлеше – фаразланган исәпләүләр буенча куб.м өчен 21 сум.
Штаб утырышы «ФЭО» ФДУП I һәм II класс куркынычлыгы булган калдыклар белән эш итүнең федераль схемасын исәпкә алу, аналитика һәм модельләштерү идарәсе башлыгы Наталья Кривенконың онлайн-чыгышы белән дәвам итте. Ул куркыныч калдыкларны утильләштерү өлкәсендәге операторлар турында сөйләде. Н. Кривенко сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында 519 юридик зат теркәлгән, аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә куркыныч калдыклар барлыкка килә. Барлыгы 485 төрдә I һәм II класс куркынычлылык калдыклары исәпләнә. Аларның һәркайсына операторлар, терекөмешле лампаларны һәм аккумуляторларны утильләштерүдән тыш, аерым сайлап алына.
Идарә башлыгы хәбәр иткәнчә, терекөмешле лампаларны җыю, транспортлау, утильләштерү яки зарарсызландыру буенча Татарстанга сатуларда җиңгән Чабаксар һәм Ульяновск өлкәсендәге ике предприятие хезмәт күрсәтәчәк. 2022 елның мартыннан республикада Федераль экологик оператор I һәм II класслы куркыныч калдыкларны җыю, транспортлау, утильләштерү, зарарсызландыру һәм урнаштыру буенча хезмәт күрсәтә. ФЭО шулай ук куркыныч калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм тикшереп тору буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы операторы да булып тора. Апрель аенда Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте куркыныч класслары буенча дифференциацияләнгән тарифларны билгеләде. 2024-2025 еллар дәвамында җиде җитештерү – техник комплексны файдалануга тапшыру планлаштырыла, аларның бурычлары – калдыкларны зарарсызландыру һәм утильләштерүне тәэмин итү. Объектларны проектлаштыру белән ФЭО шөгыльләнә.
Төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штабның киңәйтелгән утырышы «ПЭК» ҖЧҖ тарафыннан эксплуатацияләнә торган каты көнкүреш калдыкларын күмү, эшкәртү һәм консервацияләү объектларын карау белән тәмамланды.