2 августта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова эшлекле сәфәр белән Теләче муниципаль районында булды.
Визит барышында ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин белән берлектә районның сәнәгать предприятиеләре һәм «Мишә» ҖЧҖ су белән тәэмин итү объектлары эшчәнлеге белән танышты.
Газлаштыру буенча федераль программаны тормышка ашыру кысаларында хакимият вәкиле белән бергә Лилия Борисова торак йортларны карап чыкты, программада катнашучы гражданнар белән очрашу үткәрде, әлеге программада катнашу тәртибен аңлатты һәм йорт эчендәге газ җиһазланышы буенча чыгымнарны каплау өчен социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча сорауларга җавап бирде.