ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрде

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

29 июль көнне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов ТР Тукай муниципаль районының  «Бумажник» балаларны савыктыру лагерында «Индустрия 4.0» тематик дәресен уздырды. Чара «Цифр дәресе» республика программасы кысаларында үткәрелде һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган иде.

Дәрес балаларга балалар лагерында җәйге ял вакытында популяр ИТ-һөнәрләр һәм актуаль мәгълүмати технологияләр белән танышырга мөмкинлек бирде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары үткәргән «Цифр дәресе»ндә 10-15 яшьлек 168 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International