ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Rоммуналь өлкәдә җайга салынулы оешмаларның инвестицион эшчәнлеге» темасына коллегиянең күчмә утырышын үткәрә

2022 елның 29 июле, җомга

 1-2 августта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Коммуналь өлкәдә җайга салынулы оешмаларның инвестицион эшчәнлеге» темасына коллегиянең күчмә утырышын үткәрәч.

1 августта чара кысаларында коллегиядә катнашучылар Чаллы һәм Түбән Камада коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү буенча инвестицион программалар гамәлгә ашырыла торган объектларда булачак. 

2 августта Чаллы шәһәре Башкарма комитетында коллегия утырышы булачак, анда «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Түбән Кама  ҖЭҮ» ҖЧҖ, «Челныводоканал» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ, «ТГК-16» АҖ чараларын гамәлгә ашыру турында докладлар тыңланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International