27 июль көнне Александр Груничев җитәкчелегендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды.
Алдагысы кебек үк, социаль-икътисадый үсеш, тарифлар билгеләү процессында республика халкының тормыш сыйфатын күтәрү – өстенлекле булып тора.
Утырышта катнашучылар тәкъдим ителгән исәп-хисап һәм нигезләү материалларын, шулай ук Дәүләт комитетының «Намуссыз төзүчеләр гамәленнән зыян күргән затларга ярдәм итү буенча республика фонды объекты – «ТР, Казан шәһәре, Идел буе районы, Рауис Гәрәев урамы адресы буенча урнашкан 10 катлы секцияле (1670 фатирлы) торак йорт»ны «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләү билгеләү» мәсьәләсе буенча эксперт бәяләмәсен карадылар. Идарә объектны тоташтыру өчен түләүне расларга карар кылды.
Идарә «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУ объекты – 1А һәм 1Б номерлы тулай торак»ны «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү» мәсьәләсе буенча уңай карар чыгарды. Биналарны реконструкцияләгәннән соң объектка җылылык йөкләнеше арткан. Хәзер кышын студентларга күпкә җылырак булачак.