ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова эш визиты белән Тәтеш районында булды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова эш визиты белән Тәтеш муниципаль районында булды.

Визит барышында ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасыймов һәм аның урынбасары Айрат Әхмәтшин белән бергә «Тетюши Жилсервис» ҖЧҖнең ТКК полигонын карады, «Тетюши Водоканал» АҖ, биологик чистарту корылмалары һәм су алу җайланмасы белән танышты. «Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ рәис урынбасарына котельныйның җылыту сезонына әзерлеге нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Шулай ук Лилия Борисова социаль газлаштыру программасына кергән йортларда булды, гражданнар белән әңгәмә үткәрде.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International