«Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның инвестиция һәм эшчәнлек башкару программалары турында» 29.07.2013 ел, №641 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә производство программаларын үтәүне контрольдә тоту кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районына «Водоканал» ҖЧҖ һәм «Шуныт» ҖЧҖ предприятиеләренә бардылар.
«Водоканал» ҖЧҖ Әгерҗе шәһәре территориясендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә хезмәт күрсәтүне гарантияләүче оешма һәм тәэмин итүче булып тора, 78 км суүткәргеч челтәрен, 18 артезиан скважинасын һәм 205 су җыю колонкасын эксплуатацияли. Ташландык суларны агызу хезмәте Әгерҗе шәһәре штп кулланучыларына күрсәтелә, агынтыларны үткәрү 24 км озынлыктагы челтәр буенча бара. Агынтыларны чистарту биологик чистарту корылмаларында башкарыла.
«Шуныт» ҖЧҖ Красный Бор авыл җирлеге территориясендә су белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтә, 26 км суүткәргеч челтәрне, 60 скважинаны эксплуатацияли. Ташландык су агызу хезмәте Красный Бор авылы кулланучыларына күрсәтелә, агынтыларны транспортлау 13 км озынлыктагы челтәрләр һәм 3 КНС кулланып башкарыла. Агынты суларны чистарту биологик чистарту корылмаларында башкарыла.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләрнең үтәлешен контрольдә тоттылар, чыгымнар 2021 елга тарифларда исәпкә алынган, һәм Красный Бор авылындагы яңа биологик чистарту корылмалары эше белән таныштылар.