Алхәбәр: 2 августта төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча Штабның киңәйтелгән утырышы узачак

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

2022 елның 2 августында Чаллы шәһәрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең «Коммуналь өлкәдә җайга салынулы оешмаларның инвестиция эшчәнлеге» дигән темага күчмә утырышы була.

Чара кысаларында төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча Штабның киңәйтелгән утырышын уздыру планлаштырыла.

Коммуналь өлкәдә җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре докладлар белән чыгыш ясаячак.

Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Пушкин ур., 66 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International