Алхәбәр: 2 август – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының күчмә коллегиясе

2022 елның 22 июле, җомга

2022 елның 2 августында Чаллы шәһәрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең «Коммуналь өлкәдә җайга салынулы оешмаларның инвестиция эшчәнлеге» дигән темага күчмә утырышы була.

1-2 августта күчмә утырыш кысаларында Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларына кертелгән объектларны карау планлаштырыла. Алар арасында – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «Челныводоканал» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ һ.б.

Коллегия утырышын үткәрү урыны: Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Пушкин ур., 66 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International