2021 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы оешмалар өчен 24 тариф раслады.
«Тирсә коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Волжанка» МУП, «Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖ, «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ, «Альметьевск-Водоканал» ҖЧҖ, «Теплосервис» ҖЧҖ, «ТатСтройКа» ҖЧҖ оешмалары өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләнде. «ТатСтройКа» ҖЧҖ өчен салкын суны транспортлауга тарифлар расланды. «Танеко» АҖ өчен башка кулланучылар буенча гына ташландык суларны агызуга һәм суга тарифлар билгеләнде..
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салучы орган сайтында танышырга була.