2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсендә территориаль челтәрләр оешмалары белән «Сетевая компания» АҖ арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә индивидуаль тарифлар расланды.
«РЖД» ААҖ филиалы – Трансэнерго структур бүлекчәсе – Энергия белән тәэмин итү буенча Горьков дирекциясе, «РЖД» ААҖ филиалы – Трансэнерго структур бүлекчәсе – Энергия белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясе, «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы өчен индивидуаль тарифлар кабул ителде.
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салучы орган сайтында танышырга була.