Татарстанда каты коммуналь калдыкларны транспортлаучы оешмаларның берсе үз оешмасының эшчәнлеге турында мәгълүмат ачмаган өчен квалификациясеннән мәхрүм калды.
«Мехуборка КЗН» ҖЧҖ элеккеге директорына карата Питрәч район суды тарафыннан тиешле карар кабул ителде. Административ эш Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.8.1 ст. 2 өлеше буенча кузгатылган иде.
Җәлеп ителә торган зат административ хокук бозу эшен караганда гаебен таныды һәм оешма эшчәнлеге турында гомуми мәгълүмат һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре җайга салу органына соңга калып тапшырылды, дип аңлатты.
Суд карары нигезендә квалификациясе алынган затка бер ел дәвамында җитәкче вазыйфасын биләп тору тыела.
Исегезгә төшерәбез, «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 24.06.1998 ел, 89-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә каты коммуналь калдыклар өлкәсендә һәркем файдалана алырлык мәгълүмат бар, аны ачу Россия хөкүмәте раслаган Мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Суд практикасы
Источник фото: https://expertiza24.net/