2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырыш үткәрә.
Идарә утырышында 2022 елга торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүнең төбәк стандартлары каралачак.
Моннан тыш, утырышның көн тәртибенә электр энергиясе, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы оешмалар өчен 2022 елга тарифлар билгеләү мәсьәләләре дә кертелгән.
Идарә утырышының көн тәртибе белән җайга салучы органның рәсми сайтында танышып чыгарга була.