2021 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсендә Казанның социаль әһәмиятле объектларын «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Большая Крыловка, Гагарин, Проточная һәм Айвазовский урамнары буенча торак комплексларда урнашкан күпфатирлы торак йортлар инженерлык челтәрләренә тоташтырылачак.
Түләү билгеләү турындагы карар тәкъдим ителгән проект-смета документларын өйрәнү һәм тиешле эшләрне уздыруга чыгымнарның икътисадый нигезле булуына анализ үткәрү нәтиҗәсендә кабул ителде.
Кабул ителгән тарифлар белән җайга салучы орган сайтында танышырга була.