Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2021 елның 20 октябрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген тикшерү буенча атналык эш штабы булып узды.
Штаб әгъзалары каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләү җыю мәсьәләләре турында фикер алышты. «Татэнергосбыт» АҖ вәкиле сүзләренә караганда, тулаем республика буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итүдә түләүләр җыю, узган ай белән чагыштырганда, уңай күренә, әмма кайбер районнарда түләү җыю дәрәҗәсенең түбән булуына бәйле проблемалар кала бирә.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләү җыюны арттыруда күрелгән чаралар турында Аксубай һәм Буа муниципаль районнары хәбәр итте.
Шулай ук эш штабы әгъзалары «Халык контроле» системасы аша калдыклар белән эш итү өлкәсендә гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча да фикер алышты. Совет районы башкарма комитеты карау чоры узып киткән гаризаларның булмавы турында хәбәр итте. Константиновка бистәсендә, контейнер мәйданчыклары җитмәү сәбәпле, чүпне алып чыгу эшен оештыру хәл ителмәгән проблема булып кала. Совет районы башкарма комитеты әлеге мәсьәлә буенча штабның киләсе утырышында доклад белән чыгыш ясаячак.
Лаеш районына килгәндә, «Халык контроле» системасы аша 7 гариза килгән. Барлык гаризалар да эшкәртелгән, чүп чыгарылган. Башкарма комитет билгеләп үткәнчә, техниканың җитмәве аркасында зур күләмле зур габаритлы чүпләрне чыгару өчен проблемалар килеп чыга. Зеленодольск районында 2 гаризаның икесе дә эшкә алынган.
Утырышта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкиле дә катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, контейнер мәйданчыкларын тиешенчә карап тотмау өлешендә гражданнардан Министрлыкка 106 мөрәҗәгать алынган. Шуларның 48е – Лаеш районы, 23е – Зеленодольск, 35е – Казан шәһәренең Совет районы буенча.
Моннан тыш, Югары Ослан МР территориясендә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында район башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Илнур Ирек улы чыгыш ясады. Дәүләт комитеты халыкка каты коммуналь калдыклар эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенең түбән процентлы булуын билгеләде.