«Демография» илкүләм проекты составында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» федераль проектының Ташламалы ипотека кредиты программасы шартларын камилләштерү буенча Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен үтәү йөзеннән аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән һәм түбәндәгеләрне күздә тота:
- 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр Программа кысаларында ташламалы ипотека кредитлары алу мөмкинлеге;
- Программа кысаларында Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт төзүгә яисә Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга, һәм анда индивидуаль торак йорт төзүгә, Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә юридик заттан яисә шәхси эшкуардан индивидуаль торак йорт сатып алуга 2021 елның 1 апреленнән бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.
Тулырак мәгълүматны Сез «ДОМ.РФ» АҖ Консультация үзәге сайтында (https://спроси.дом.рф), шулай ук http://minfin.gov.ru/performance/GovSupport/, https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/ сайтларында ала аласыз.