Бөтенроссия тариф конференциясе эш төркеменең киңәйтелгән утырышы узды

2021 елның 15 октябре, җомга

Бөтенроссия тариф конференциясе кысаларында торак-коммуналь хуҗалык һәм электр энергетикасы өлкәләрендә тариф заявкаларының һәм эксперт бәяләмәләренең электрон формасын эшләү буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы узды.

Монополиягә каршы федераль хезмәттәге коллегалар тарафыннан, җайга салына торган оешмалар тарафыннан мәгълүматны ачу стандартларын үтәүне контрольдә тоту процессын камилләштерү максатларында, Россия МФХ БАМС федераль дәүләт мәгълүмат системасы үсешенең төп юнәлешләре билгеләнде. Шул ук вакытта превентив контрольлек механизмнарына төп басым ясалды, җәза чараларын куллануга түгел, ә хокук бозуларны кисәтүгә өстенлек бирелә. Ресурс белән тәэмин итү оешмасына мәгълүматны ачу срокларының килеп җитүе турында кисәтү системасын җайга салудан тыш, ресурс белән тәэмин итү оешмасының мәгълүматны ачу стандартларын бозуы турында җайга салу органнарына хәбәр итү системасын да тәэмин итү планлаштырыла. Эш бүгенге көндә актуаль булган Россия МФХ БАМС ФДМС системасын  җайга салу органнары сайлары белән интеграцияләү мәсьәләсенә карата да дәвам иттереләчәк, бу исә ачыла торган мәгълүматны автоматлаштырылган рәвештә алу мөмкинлеген бирәчәк. Шулай ук мәгълүматны ачу срокларын һәм аның дөреслеген үтәү өлешендә ресурс белән тәэмин итү оешмасы эшчәнлегенә җайга салу органы тарафыннан квартал саен мониторинг механизмын яңадан карау да планлаштырыла.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә бер төрле эксперт бәяләмәсен әзерләү буенча тарифларны җайга салу органнарының эксперт төркеме (аның составына Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре дә керә) эше мәсьәләсендә МФХ Торак-коммуналь хуҗалыкны җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Сурен Оганисян эшнең беренче уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте: индексация (озак вакытлы корректировка) методы буенча эксперт бәяләмәсенең бер төрле формасы финиш сызыгында тора. Сурен Артурович катнашучыларның игътибарын җайга салу органнары һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар арасындагы форма буенча берничә тапкыр фикер алышу нәтиҗәсендә процесста катнашучыларның теләкләрен исәпкә алырга мөмкинлек биргән үзара кулай карарлар кабул ителүенә юнәлтте. Моннан тыш, бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елгы тариф кампаниясе кысаларында эксперт бәяләмәсенең бер төрле формасын эшләтеп җибәрүдә сыналачак төбәкләр арасына кертелде, дип тә игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International