ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы булды.  

2021 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Побережье» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ объекты – Яр Чаллы шәһәрендә «Яшьлек» торак комплексының 65 микрорайонында ун катлы 65-03 торак йорт»ны салкын су белән тәэмин итү системасына һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыру (ялгау) өчен түләү раслады.

«Челныводоканал» ҖЧҖ үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны азыгу системасына тоташтыру өчен «ТАЛАН-РЕГИОН-18» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты – Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәрендә М7 «Мәскәү-Уфа» автомагистрале ҖЧҖ һәм Чаллы, Төньяк-көнчыгыш һәм Көньяк-Көнбатыш торак районнары арасындагы территориядә барган күпфункцияле төзелешләр. Территорияне үзләштерүнең 1 нче этабы. 7, 8 төзелеш этабы» өчен дә түләү билгеләнде.

Моннан тыш, «Грань» ҖЧҖ объекты – ТР, Түбән Кама шәһәре, 31 мкр. адресы буенча «1224 укучыга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше»н аерым тәртиптә «Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү билгеләнде.

Казанда түбәндәге оешмалар өчен «Татэнерго» АҖ үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү расланды:

- «Капитал-Эстейт махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ – Родина урамындагы торак комплекс;

- «Стройтрасгазсервис» ҖЧҖ – Родина урамындагы торак комплекс;

- «ТСИ» махсуслашкан төзүче» ҖЧҖ – А.Кутуй урамы буенча торак комплекс;

- «Трансюжстрой 1871» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ – Вознесение трактындагы торак төзелеше;

- «Трансюжстрой 2012» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ – Вознесение трактындагы торак төзелеше.

Идарә әгъзалары «РСК» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырыла торган җылылык йөкләнешене егәрлеге берәмлеге исәбеннән тоташтыруга (технологик ялгауга) түләү билгеләү турында» 28.07.2021 ел, №125-66/тп карарына үзгәрешләр кертте.

«Татэнерго» АҖ филиалы Зәй ГРЭС электр энергиясе җитештерү объектларын «Сетевая компания» АҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү расланды.

Шулай ук «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә (егәрлеккә) дә тариф кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International