ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2011 №1178 карары белән расланган Электр энергетикасында җайга салынучы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя хасил итү нигезләренең 87 пункты, шулай ук Россия ФТХнең 11.09.2012 №209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләрнең (алга таба – Методик күрсәтмәләр) 7 пункты нигезендә территориаль челтәр оешмаларына технологик тоташтыру максатлары өчен электр челтәрләре хуҗалыгының объектларын төзүгә киткән чыгымнар турында, электр челтәрәре хуҗалыгы объектларын төзүгә бәйле булмаган, технологик тоташтыру буенча чараларны башкаруга киткән чыгымнар турында җайга салуның алдагы өч чоры өчен белешмәләрне, Методик күрсәтмәләр нигезендә, һәр чараның бәясен аерым исәпкә алып, шулай ук кулланучыларның категорияләренә, электр челтәрләренең көчәнеш дәрәҗәләрен бүлгәләп, чираттагы календарь елына мондый чыгымнар турында фаразый белешмәләрне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International