Бүген Дәүләт комитетының утырышлар залында узган Идарә утырышында 21 мәсьәлә каралды. Моңа кадәр барлык фаразланган дәрәҗәләр Килештерү комиссиясе утырышында яңгыратылды һәм аның әгъзалары тарафыннан килештерелде.
2019 елга ТРда торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында, Лениногорск муниципаль районының шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар йөртүгә тарифлар турында мәсьәләләр буенча бертавыштан карарлар кабул иттеләр, Дәүләт комитетының «Татэнерго «АҖ тарафыннан җылылык челтәрләре оешмаларына җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында» карарларына үзгәрешләр керттеләр.
«ВОТ-Комфорт" ИК» ҖЧҖ, «Әтнә ТКХ» МУП һәм «Су-урман транспортының Идел-Кама фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык-технологик институты эксперименталь-җитештерү заводы»ҖЧҖ өчен 2019 елга эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга һәм агынты суларны транспортлауга тарифларны киметтеләр.
"Кощаковские инженерные сети»ҖЧҖ өчен 2019 елга эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга һәм ташландык суларны транспортлауга тарифлар билгеләнде.
Шулай ук 2019 елга «Аммоний» АҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга озак сроклы тарифлар да үзгәртелде.
"Казэнерго» АҖ өчен 2019-2023 елларга җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлар билгеләнгән.
«Таткоммунэнерго «РПО» АҖ, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ФГАОУВО, «Теплокоминвест» ҖЧҖ, «Үзәк торак-коммуналь идарәсе» ФДБУ һәм «Тепловик» ҖЧҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә 2019 елга озак сроклы тарифлар үзгәртелде.