ЕИАС

Тарифларны билгеләү процессларын һәм ысулларын камилләштерү максатыннан чыгып Бердәм мәгълүмати-аналитик система (ЕИАС) булдырылды. ЕИАС тарифларны билгеләү процесслары кысаларында Россия Федераль тарифлар хезмәте, тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары, җайга салынулы оешмалар һәм эксперт оешмалар арасында мәгълүмати хезмәттәшлекне автоматлаштыруны тәэмин итә: 

  • тарифларны дәүләти җайга салу буенча органнар системасында документлар әйләнешен;
  •  табигый монополияләр продукциясенә тарифларны билгеләү мәсьәләләре буенча җайга салучы оешмалар белән җайга салынулы оешмалар арасында документлар әйләнеше һәм аларның эшчәнлегенә мониторинг;
  • тарифларны билгеләү буенча  җайга салынулы оешмаларның даими хисапларын, шулай ук нигезләү документларын җыю;
  • табигый монополияләр продукциясенә тарифларны исәпләү, нигезләү документларын анализлау, статистика күрсәткечләрен һәм фаразларны исәпләп чыгару;
  • бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясе һәм егәрлеге балансын анализлау;
  • дәүләт тарафыннан җайга салына торган тарифларга кертелә торган средстволар хисабына тормышка ашырылучы инвестицион проектларга мониторинг;
  • табигый монополияләр субъектлары реестрын алып бару;
  • табигый монополияләр субъектларының тарифлар реестрын алып бару.

Системаны куллану тарифларны дәүләти җайга салу процессының үтә күренмәлелеген тәэмин итүгә һәм нәтиҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән.

Системаны куллану җайга салынулы оешма өчен түбәндәге өстенлекләрне тормышка ашыруга китерә:

 

  • Россия Федераль тарифлар хезмәтендә һәм тарифларны җайга салуның төбәк органнарында кулланыла торган гамәлдәге методикалар, средстволар һәм ысулларны куллану нигезендә  тарифны исәпләү мөмкинлеге;
  • материалларны тарифларны җайга салу органнарына тапшырганчы мәгълүматларны тикшерү һәм хаталарны ачыклау мөмкинлеге;
  • материаллар әзерләүгә вакытлыча һәм матди чыгымнарны киметү һәм тарифларны җайга салу органнары белән хезмәттәшлек итү.

 
Элемтәгә керү өчен мәгълүматлар:Мәгълүматлаштыру бүлеге, тел. (843) 221-82-64; 221-82-65; E-mail: eias_rt@mail.ru
ЕИАСның техник ярдәм итү
https://tariff.expert

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүе оешмаларны “Россия ФСТ” ЕИАС ка тоташтыру тәртибе  

 

Оешманың файдаланучысының  Электрон санлы имзасын (ЭЦП) алыштыру тәртибе  

 ЕИАС шаблоннары

 Өстәмә мәгълүмат  

 TeamViewer читтән ярдәм итү программасы

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 5 мае, 08:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International