2025 елга тариф кампаниясе календаре

2024 елның 1 марты, җомга

1 мартта – салкын су белән тәэмин итүне, кайнар су белән тәэмин итүне (ачык системалардан тыш) һәм (яисә) су агызуны гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын эшләүгә техник биремне раслау срогы бетә.

Инженерлык инфраструктурасының техник торышына ярашлы рәвештә инвестпрограммалар эшләүгә техник биремнәрне раслау җирлекләрнең, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә.

Исегезгә төшерәбез, кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне һәм (яисә) ташландык суларны агызуны гамәлгә ашыручы оешманың инвестиция программасы – үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү системасы, салкын су белән тәэмин итү һәм (яисә) ташландык суларны агызу объектларын төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча чаралар программасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International