ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия акциясендә катнашты

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен Россия буйлап ел саен инвалидлар декадасы уза.  1992 елның 3 декабрендә узган 47 нче сессиядә БМО Генераль Ассамблеясе махсус резолюциядә бу датаны Халыкара инвалидлар көне дип игълан итә.

Инвалидлар ункөнлеге җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган, махсус ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты да инвалидлыгы булган үз хезмәткәрләре турында онытмый – икътисадый анализ бүлегенең 1 нче категорияле белгече Людмила Степкина һәм ТР РЭК ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы белгече Галина Белова янында булып кайттылар. Дәүләт комитеты традицион рәвештә аларның өйләренә бара, бүләкләр өләшә һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International