Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең каты ягулык сатып алу шартлары турында хәбәрдар булу дәрәҗәсе мактанырлык түгел

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты аңлата: үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү булмаганда, мич ягып җылытыла торган салаларда һәм авылларда яшәүчеләр өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 07.10.2011 ел, № 9-1/нпс карары белән – утын, 19.12.2008 ел, № 9-1/нпс карары белән күмер бәясе билгеләнгән.

Дәүләт комитеты билгеләгән бәяләрдән гражданнар авыл советыннан, йортның квадрат метрлардагы мәйданын күрсәтеп, өйне мич ягып җылыту турында белешмә биргәндә, каты ягулык сатып ала алалар.

Карар нигезендә утынның бәясе франко-диләнке шартларында бер тыгыз кубик метр өчен 316 сум һәм франко-склад шартларында бер тыгыз кубик метр өчен 447 сум тәшкил итә. Күмер бәясе – бер тоннасы өчен 2 893 сум.

13 августтан башлап ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре, каты ягулык сатып алуга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру белән танышу, халыкның аны сатып алу шартлары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен өйрәнү максатыннан, мич ягып җылытыла торган йортларда яшәүче авыл халкы белән берничә күчмә очрашу үткәрде.

Ай ярым эчендә Дәүләт комитеты белгечләре Аксубай, Биектау, Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч, Алабуга һәм Әгерҗе муниципаль районнарында урынга чыгып гражданнарны кабул итте. 24 сентябрьдә Дәүләт комитеты белгечләре республиканың Лениногорск районына барырга планлаштыра.

Узган очрашулар нәтиҗәсендә ачыкланганча, гражданнарның билгеләнгән тарифлар буенча каты ягулык сатып алу хокукына ия булуы турында хәбәрдар булу дәрәҗәсе әллә ни мактанырлык түгел. Мисал өчен каты ягулыкка билгеләнгән чик дәрәҗә бәяләр турында, өйне бары тик мич белән генә җылыту турында авыл советыннан белешмә тапшырылган очракта аны сатып алу мөмкинлеге турында бик азлар гына белә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты башкарылган эш нәтиҗәләре буенча йомгаклау документы әзерләячәк, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җибәреләчәк.

 

Белешмә өчен:

Каты ягулыкка ваклап сату бәяләренең җайга салу органы тарафыннан билгеләнгән максималь дәрәҗәдәге чик күләме субсидия-ташламалар күләмен билгеләгәндә дә кулланыла. Субсидия-ташламалар "Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү турында"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 24 мартындагы 126 номерлы карарының 3.2 пункты нигезендә бирелә.

Субсидия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү турында" 2004 елның 24 декабрендәге 564 номерлы карары белән расланган каты ягулык куллануның иң чик күләмнәре нигезендә исәпләнә. Субсидия суммасы түбәндәге күләмнәрдән чыгып билгеләнә:

- гаиләгә бер елга 10 куб. м утын;

- гаиләгә бер елга 2 т күмер.

Каты ягулык сатып алуга субсидия-ташламалар социаль яклау идарәсенең компенсация түләүләре буенча территориаль бүлекчәләре тарафыннан каты ягулык сатып алу һәм илтеп бирү өчен елга ике тапкырдан да артмаган счет-фактуралар күрсәткәндә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International