ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре регби-7 буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы өчен җан атты

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 13 һәм 14 июльдә хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турнирын ачу тантанасында булдылар һәм 2020 елгы Токиодагы Олимпиадага турыдан-туры эләгү хокукы өчен көрәшкән Россия җыелма командасы өчен җан атты.

Бу ял көннәрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре Казанның Үзәк стадионында булып киткән Россия һәм 12 Европа командасы арасындагы ярышларның матур ачылышына шаһит булды.

Ярышларны ачу тантанасында Россиянең регби федерациясе Югары Советы рәисе – РФ Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россиянең регби федерациясе идарәсе рәисе Станислав Дружинин, башка рәсми затлар катнашты. Алар турнирны оештыручыларга, тамашачыларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, беренче чиратта регбины һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен ярышларның әһәмиятен ассызыкладылар.

Республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә катнашкан җанатарларны куәтле спорт ярышлары белән бергә күп кенә башка күңелле күренешләр дә көтә иде. Биредә каршылыклар полосасы булган балалар батут комплексы эше, гаять зур шахмат тактасында ярышлар һәм башка күңел ачу чаралары оештырылган иде.

Ике көнлек турнир нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы икенче урынны алды, кызганычка каршы, бу безнең регбичыларга 2020 елгы Олимпиадага турыдан-туры чыгу мөмкинлеген бирмәде. Россия спортчылары турнирның киләсе, күчеш раундында — "Репешаж"да көч сынашуны дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International