Электр энергетикасы турында законга үзгәрешләр

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

2019 елның 18 июнендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан эшләнгән, төбәкләрнең электр челтәрләре тарифларын арттыру хокукында чикләү өлешендә закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Закон проектының максаты – ахыргы кулланучылар өчен электр энергиясенә тарифларның арту ихтималын бетерү.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, төбәк тариф органы, әгәр бу монополиянең инвестпрограммасына бәйле булса, электр энергиясен тапшыруга федераль дәрәҗәдә билгеләнгән тарифларның чик дәрәҗәсен арттырырга мөмкин. Шул ук вакытта Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килештерү дә таләп ителми.

Хокук куллану практикасы шуны күрсәтә: электр энергиясен тапшыру хезмәтләрен күрсәтүгә кагылышлы тариф карарларының күпчелеге тарифларның максималь дәрәҗәләрен чик дәрәҗәдә арттырып кабул ителә, бу исә кулланучылар тарафыннан тискәре чагылыш таба. Закон проекты РФ Президенты һәм РФ Хөкүмәте Рәисе йөкләмәләре нигезендә эшләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International