2017 елның 21-22 март көннәрендә Мәскәүдә Россиянең су белән тәэмин итү һәм су бүлү ассоциациясе, Россия МФХ белән берлектә, "Беренче дәвамлы чорда ВКХда тарифларны җайга салу нәтиҗәләре. Проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итүгә карата гамәли алымнар. Су каналларының төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча суд тәҗрибәсе" темасына семинар-киңәшмә үткәрә.
Семинар-киңәшмә кысаларында федераль хакимият органнары, РФ Югары суды һәм Генераль прокуратурасы вәкилләре тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салуга карата яңа алымнар турында мәгълүматлар ирештерәчәкләр, Россия МФХ белән судка кадәрге ризасызлыкларны карап тикшерү тәҗрибәсенә, кабул ителгән суд карарларына һәм прокурор тикшерүләренә күзәтү ясаячаклар.
Чараны үткәрү кысаларында түбәндәгеләр планлаштырыла:
Федераль органнарның вәкилләре һәм Ассоциация белгечләре семинарда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк һәм шәхси консультацияләр үткәрәчәк.
Семинар "Салют" кунакханә комплексында үткәреләчәк, 2 кат, Топаз залы.
Адресы: Мәскәү ш., Ленин проспекты, 158 йорт ("Юго-Западная" метро станциясе).
Өстәмә мәгълүматлар түбәндәге телефоннар буенча: 8 (499) 137-32-40, Андреева Светлана Васильевна.
Тарифлар буенча семинар программасы