Сергей Павлов эш визиты белән Аксубай районында булды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев катнашында торак-коммуналь өлкәгә караган объектларны карады. Аксубай, Еллиев урамы буенча КНС-5 биологик чистарту корылмасында, Ураков урамы буенча су алу корылмасында, «Благоустройство» ҖЧҖ каты көнкүреш калдыклары полигоны предприятиесендә булып, аның эшчәнлеге тарифларын билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрделәр.

Белешмә өчен: Аксубай районы административ-территориаль берәмлек буларак 1965 елда оешкан. Район территориясе 1440 кв. км били, халык саны – 27 мең кеше. Район составына 1 шәһәр һәм 20 авыл җирлеге, барлыгы 79 торак пункт керә. Административ үзәге – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе. 

Районда җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ күрсәтә, без аның турында элек «Татариядән Татарстанга» рубрикасында сөйләгән идек. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хезмәтләрне «Благоустройство» ҖЧҖ күрсәтә.

«Благоустройство» ҖЧҖ полигонда каты коммуналь калдыкларны күмү буенча эшчәнлек алып бара. Полигон милек хокукында оешма карамагында тора, 2000 елда файдалануга тапшырылган. Проект сыйдырышлыгы – 19400 тонна. 

Шуннан соң гражданнарны шәхси кабул итү узды. Халыкны борчыган төп тема каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәте өчен түләүне исәпләүгә кагылды. Шулай ук Сергей Павлов социаль догазификация программасы, ягъни газүткәргечне гражданнарның җир участогы чикләренә бушлай кертү буенча сорауларга җавап бирде. Рәис урынбасары программада катнашу шартларын, гаризалар бирү тәртибен җентекләп аңлатты һәм җыелган кешеләрнең булган сорауларына җавап бирде.

«Ел саен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты республикабызның муниципаль районнарында гражданнарны кабул итә, аларда тарифлар формалаштыру, су белән тәэмин итү, каты коммуналь хезмәтләр, электр энергиясе кебек ТКХ буенча түләүләрне исәпләү мәсьәләләре карала. Шулай ук муниципаль район территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр белән очрашулар оештырыла», – дип аңлатты Сергей Павлов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International