Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булды

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1. ««Челны-Град НЧ» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖнең «Чаллы шәһәрендә 5 катлы торак йортлар, 61 комплекс, Яр буе урамы» объектын аерым тәртиптә «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында».

2. «ДОМКОР» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖнең «Алабуга шәһәренең 4-5 микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре белән янкорма биналары булган 4-5-21 күпкатлы торак йорт» объектын «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона» АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында».

3. «Казан шәһәре яшьләр сәясәте МБУ  «Подросток» –  «Вертолет» яшьләрнең яшүсмерлек клубы» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе» объектын аерым тәртиптә «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».

4.  «ДОМКОР» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖнең «Алабуга шәһәренең 4-5 микрорайонындагы тышкы инженерлык челтәрләре белән  4-5-21 күп катлы торак йорт» объектын аерым тәртиптә «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

5. »Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында».

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International