Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр белән йомгаклау очрашуы

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бу минутларда халык алдында Казан Башкарма комитеты һәм Казан шәһәр думасы депутатлары эшчәнлеге турында йомгаклау хисабы уза.

Очрашуда хакимият башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников, ТР МК ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов һәм Казан шәһәр думасы депутатлары катнаша.

Традиция буенча чара районнарның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлары, шулай ук республиканы үстерү һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында доклад белән башланды.

Чыгышлардан соң казанлылар сораулар бирә һәм аларга җаваплар ала алачак. Кирәк булса, мөрәҗәгатьләр өстәмә эшкәртеләчәк. Мондый очрашулар кире элемтә алуның нәтиҗәле ысулы булып тора, киләсе елларда районнарны үстерү программаларын формалаштырганда халыкның фикерләре исәпкә алыначак.

Чараның турыдан-туры трансляциясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International