Александр Груничев концессия килешүләрен һәм инвестиция программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасында республика прокуроры Альберт Суяргулов җитәкчелегендә концессия килешүләре һәм инвестиция программалары мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чара кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җайга салынулы оешмаларның инвестицион эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

«Коммуналь комплексның җайга салынулы оешмаларының инвестицион программаларын раслау һәм гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Хөкүмәтендә ешрак фикер алышу предметы булып тора. Ил җитәкчелеге тарафыннан коммуналь инфраструктура объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү чараларына тарифларда исәпкә алынган инвестиция ресурсларын куллану мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелде» –  ведомство башлыгы үз чыгышын шундый сүзләр белән башлады.

Александр Груничев шулай ук 2020 елдан Дәүләт комитеты тарафыннан объектларның тузу дәрәҗәсен киметү һәм яңаларын төзү максатында коммуналь комплекста инвестиция программаларының өлешен арттыру буенча планлы эш алып барылуы турында да сөйләде. Гомумән алганда, соңгы 5 елда расланган инвестиция программасы булган ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар саны 43 процентка артып, 46 процентка җиткән. Чараларның чынлыкта үтәлеше 100% диярлек.

Үз докладында спикер шулай ук Дәүләт комитеты тарафыннан оешмаларның хисаплары нигезендә инвестиция программалары үтәлешенә ай саен мониторинг үткәрелүен ассызыклады. Өстәмә рәвештә, чараларның чынлыкта үтәлешен контрольдә тоту максатыннан, Дәүләт комитеты объектларга чыга. 2023 елда Дәүләт комитеты экспертлары инвестиция программаларын гамәлгә ашыручы барлык предприятиеләрдә булдылар.

Чыгыш ахырында Александр Груничев ведомствоара хезмәттәшлек, инвестицияләр җәлеп итү һәм контрольне көчәйтү буенча Дәүләт комитетының тәкъдим ителгән инициативаларын билгеләде.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, шәһәр һәм район прокурорлары, шулай ук республика муниципалитетлары башлыклары катнашты.

 

Фото чыганагы: https://epp.genproc.gov.ru/web/proc_16/mass-media/news?item=93057645

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International