Дәүләт комитетында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга 18 тариф проекты турында фикер алыштылар

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

       ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында тариф комиссиясенең планлы утырышы узды, анда Зеленодольск, Теләче, Чирмешән, Югары Ослан, Түбән Кама, Чирмешән районнары һәм Казан шәһәре өчен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга 18 тариф карары проекты каралды.  Киңәшмәне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нәфисә Белалеева үткәрде.  
        Утырышта түбәндәге җайга салынулы 6 оешма өчен тариф проектлары каралды: 
- «Мишә» ҖЧҖ, «Октябрь инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ, «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП, «Түбән Кама торак-комсервисы» ҖЧҖ өчен 2021 елга эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү; 
- «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ТГК-16» АҖ өчен техник суга, ташландык суларны агызуга, җыентык суларны транспортлауга 2021-2025 елларга озак сроклы тарифлар билгеләү; 
- «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ТГК-16» АҖ өчен эчәргә яраклы һәм техник суга, ташландык суларны агызуга (эшчәнлек һәм көнкүреш ташландык сулар), җыентык суларны транспортлауга 2021-2023 елларга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү. 
       Барлык оешмаларга да тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезлелеге, шулай ук тарифларны исәпләү параметрларын төгәллеге өлешендә оешмаларның тәкъдимнәренә экспертиза нәтиҗәләре буенча формалаштырылган эксперт бәяләмәләре җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International