Дәүләт комитетында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча 26 тариф эше каралды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында эшче тариф комиссиясенең планлы утырышы булып узды, анда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, территориясендә җайга салынулы оешмалар эшчәнлеге алып барыла торган муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. 
      Эшче тариф комиссиясе утырышында җайга салынулы оешмалар өчен эчәргә яраклы суга, су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга, салкын суны транспортлауга һәм ташландык суларны транспортлауга 26 тариф карары проекты буенча фикер алыштылар: 
 - 2021 елга: «ЧепьяТКХ КПҖ» ҖЧҖ, «Бөреле коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү» ҖЧҖ, «Осиново» ИК» ҖЧҖ, «Теплоэнергосервис» МУП, «Мишә» ҖЧҖ, «Октябрь инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ, «Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге» ҖЧҖ, «Чистай авыл ТКХ» ҖЧҖ; 
- 2021 елга: «РСК» ҖЧҖ, «УЮТ» МУП, «Инженерные технологии» ремонт-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ, «Сокуры коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, «Яңа Чишмә ТКХ» МУП, шәхси эшкуар Зарипов Н.Г., «Светводканал» ҖЧҖ, «Коммунальные сети - Круглое Поле» ҖЧҖ, «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП; 
- 2021-2023 һәм 2021-2025 елларга – «Үзәк торак-коммуналь идарәсе» ФДБУ. 
    Атна дәвамында барлык оешмаларга да килештерүгә эксперт бәяләмәләре җибәреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International