Дәүләт комитеты хезмәткәрләре 2020 Бөтенроссия су конгрессында катнаша

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

     Бүген Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә чираттагы, дүртенче Бөтенроссия су конгрессы үз эшен башлап җибәрде. Чараның генераль партнеры – дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалауга ярдәм фонды. Конгресс эшендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нәфисә Белалеева катнаша.  Конгресска Россия Федерациясенең 65 субъектыннан барлыгы 1000гә якын катнашучы килгән. 
       Оештыручылар билгеләп үткәнчә, 2020 елгы Бөтенроссия су конгрессы уникаль су системаларын саклауга, иң яхшы үтемле технологияләргә күчүгә, су объектларын савыктыруга, эчә торган суның сыйфатын күтәрүгә һәм эчке су юлларын үстерүгә юнәлдерелгән федераль проектларны финанс, хокукый һәм технологик яктан тәэмин итү буенча алга таба адымнар ясарга тиеш. 
      Эш программасының төп темалары – «Экология» илкүләм проекты чараларына һәм РФ Президенты Указы нигезендә су ресурслары буенча башка федераль проектларга 2030 елга кадәр үсешнең илкүләм максатлары турында төзәтмәләр кертү мәсьәләләре. 
     Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе буенча һәм ярдәме белән, РФ Президентының табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов ярдәмендә һәм шәхсән катнашында, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы, профильле федераль министрлыклар, ведомство буйсынуындагы хезмәтләр, агентлыклар, дәүләт корпорацияләре, үсеш институтлары, фәнни һәм бизнес-бергәлекләр ярдәме белән үткәрелә. 
    Чара турында тулырак мәгълүмат Бөтенроссия су конгрессы рәсми сайтында: www.watercongress.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International