2020 елның 6 августында видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибендә түбәндәге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды:
- «Карсар» ҖЧҖ – кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре, Лаеш шәһәре);
- «РЖД» ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы – кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре);
- «Теплоснабсервис» ҖЧҖ – кайнар су белән тәэмин итү һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре);
- «ЦЖКУ» ФДБУ – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре, Биектау МР, Зеленодольск МР, Лаеш МР);
- «РСК» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Казан шәһәре);
- «Видный» ТК» ИК» ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Казан шәһәре).
Баланс комиссиясе утырышында оешмалар эшчәнлегенең факттагы күрсәткечләренең расланган таләпләргә туры килү-килмәве, шулай ук БМАС һәм Электрон хөкүмәт системаларына тоташтыру мәсьәләләре кузгатылды.