Баланс комиссиясе утырышы

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә баланс комиссиясе утырышы узды. 
       Көн тәртибендә Казан шәһәренең түбәндәге предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре каралды: 
    - «Казаньоргсинтез» ГАҖ – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә;
    - Шәхси эшкуар Шәмәтов Индус Кәшип улы – ташландык суларны агызу өлкәсендә; 
    - «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ – кайнар су белән тәэмин итү һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә; 
    - «ЭПЗ ВКНИИВОЛТ» ҖЧҖ – ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә; 
    - «Интеграция» катнаш челтәр компаниясе» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, ташландык   суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә. 
      Баланс комиссиясе утырышында фактик күрсәткечләрнең расланган күрсәткечләрдән шактый тайпылу очраклары ачыкланды. Әлеге компанияләргә, нигезләү документларын теркәп, күрсәткечләрнең үзгәрүенә карата аңлатма язулары җибәрергә кирәк. 
      Суны һәм агынты суларны транспортлау хезмәте күрсәтүче оешмалар өлешендә эксплуатацияләнә торган объектларны гарантияле төстә тәэмин итүче затка тапшыру мөмкинлеге турындагы мәсьәлә каралды. 
      Баланс комиссияләре эше расланган график нигезендә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International